16+

Владимир Путин бүген Казанга килә

Россия Президенты Владимир Путин хәрби тематикага багышланган киңәшмәләр үткәрәчәк, аның беренчесе бүген Казанда уза. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

Шулай ук, аның сүзләренчә, бу атнада тагын бер төбәктә киңәшмә планлаштырылган. «Әйе, раслыйм. Президент тагын бер төбәккә сәфәр кылачак», - дип белдерде Дмитрий Песков.

Моңа кадәр оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр язын һәм көзен Сочида даими рәвештә үткәрелә иде.

Россия Президенты 2 февраль көнне оборона министры Сергей Шойгу һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу вакытында киңәшмәләрнең форматы үзгәрүе хакында белдерде.
 
Татар-иформ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading