16+

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

Кичә Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

Кичә Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшырылды.

30дан артык россияле арасында мактаулы исемгә Яшел Үзән шәһәренең А.М.Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Россия Президенты изоляцияләүче булып эшләүче Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» исемен тапшырды.

Тантанадан соң Зоя Федотова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. "Бүләкләнүчеләр арасында танылган кешеләр күп иде, мин бик дулкынландым", - дип белдергән ул тәэсирләре белән бүлешеп.

Бүген иртән Зоя Федотованы югары бүләк белән өендә якыннары, ә 30 елдан артык хезмәт куючы заводында җитәкчелек һәм хезмәттәшләре котлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

"Татар-информ"


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading