16+

Владимир Жириновскийга һәйкәл ачылды

«ЛДПР партиясенә нигез салучы Владимир Жириновскийның вафатына бер ел тулгач, аның Новодевичье зиратындагы каберендә һәйкәл ачылды», - диелә Telegram-каналдагы хәбәрдә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Скульптура сәясәтченең Новодевичье зиратындагы кабере янында урнаштырылган. Аны ачу тантанасында партия рәисе Леонид Слуцкий, Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе депутатлары, шулай ук башка депутатлар төркеме вәкилләре катнашты.

Бронза һәйкәлнең авторы – Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Андрей Ковальчук.

Искәртеп узабыз, Жириновский 2022 елның 6 апрелендә 76нчы яшендә каты авырудан соң вафат булды.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading