16+

«Волга»дан акыллы фикерләр агыла

Казанда «Волга» экспертлар клубының тәүге утырышы үткәрелде. Анда «Шәһәр мохитен үстерүдә халык катнашының уңай нәтиҗәсе» дигән темага сөйләшү-фикер алышу булды.

Казанда «Волга» экспертлар клубының тәүге утырышы үткәрелде. Анда «Шәһәр мохитен үстерүдә халык катнашының уңай нәтиҗәсе» дигән темага сөйләшү-фикер алышу булды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 елның маенда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын раслады. Әлеге проект өстенлекле 12 проект исемлегендә тора, шәһәрдә уңай мохит формалаштыру гамәлендә, гражданнарның да актив катнашуын үзмаксат итеп куя. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советында Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәеш өчен уңай мохит тудыру мәсьәләләре буенча эшче төркемне җитәкли. Татарстанның башка төбәкләргә үрнәк өлге сыйфатындагы эшләре җитәрлек. Республикада 2015 елдан җәмәгатьчелек мохите, ягъни парклар белән скверларны төзекләндерү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Моңа өстәп, 2019 елда ишегалларын төзекләндерү программасы башлап җибәрелде.

Политолог, сәяси консультантларның Европа ассоциациясе президенты Игорь Минтусов: «Татарстанның җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерүдә халык белән киңәшләшеп эшләү тәҗрибәсе зур. Екатеринбургта паркта гыйбадәтханә төзү нияте әнә ничек шау-шу куптарды. Анда мәсьәлә баштан ук халык белән киңәшләшелмәгән булган», – диде.
– Екатеринбургта паркта чиркәү янәшәсендә Урал олигархлары ике бина төзергә җыена дигән хәбәр дә халыкта ризасызлык тудырган, – дип теманы дәвам итте Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге (ВЦИОМ) генераль директоры Валерий Федоров. – Россиянең күп кенә шәһәрләрендә халык болай да кәефсез, алдагы көнгә өметләре сүлпән. Казан, киресенчә, динамик үсештә, икътисады нык, казанлылар шәһәрнең киләчәгенә ышана.
GR-лига коммерциячел булмаган хезмәттәшлек президенты, политтехнолог Марат Баширов та бу фикерне яклады.

– Кайбер төбәкләрдә, федераль үзәктән акча күчерелгән килеш тә, эш башкарылмый. Милли проектлар юньләп гамәлгә ашырылмый. Федераль хакимият ул регламент кына билгели, ә җирле хакимият турыдан-туры халык белән эшли. Җирле хакимият халык белән әңгәмә кора белергә тиеш. Татарстан, Казан моңа үрнәк мисал. Казан елдан-ел матурлана, төзекләнә бара, – диде Марат Баширов.
«Петербургская политика» фонды президенты, политолог Михаил Виноградов кешеләрдәге «кече ватан» хисенең бик әһәмиятле сыйфат булганлыгын искәртте. Төбәкләрне өйрәнүче белгеч буларак ул «Татарстанлыларның, казанлыларның кече ватан хисе зур», дип сөендерде.
– Карелиядә халыкның 78 проценты «төбәк торгынлыкта» дип саный иде. Кешеләр йә Финляндиягә, йә Санкт-Петербургка, йә Петрозаводск шәһәренә күченеп китә. Карелиянең бөтен җире матур, без шушы нечкәлеккә таянып, кече ватанга мәхәббәт уятуны максатчан программа итеп алдык. Эшчәнлек уңай нәтиҗәләр бирә, канәгатьсезләр инде 73 процентка төште, – диде Карелия Республикасы башлыгы киңәшчесе Алексей Васильев.
Россиянең сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов әйткәнчә, кайбер шәһәрләрнең Генераль планы да юк икән. «Казан үзенең Генераль планы нигезендә колачлы үсештә», – дип мактады ул.

«Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль учреждениесе җитәкчесе Марат Закиров үзенең чыгышында Татарстан Президенты һәм Казан җитәкчелеге теләктәшлегендә җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү актив рәвештә алып барылуы турында сөйләде.
– Халык агачларның киселүенә түгел, ә яшеллекнең арттырыла баруына ышанды. Парклар һәм скверлар төзекләндерелгәндә, шулай ук тематик яктан җиһазландырылганда, казанлылар катнашында җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Әйтелгән фикер-тәкъдимнәр исәпкә алына. Паркларны төзекләндерү дәвам итә, – диде Марат Закиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading