16+

Югалган 9 яшьлек кызның мәете табылган. Шикләнелүче кулга алынган

9 яшьлек София Жаворонкованы 18 октябрьдә 21:30 сәгатьтә үле килеш тапканнар.

9 яшьлек София Жаворонкованы 18 октябрьдә 21:30 сәгатьтә үле килеш тапканнар.

Аның мәетен Вологдада Долгий тыкрыгындагы фатирларның берсендә тикшерүчеләр тапкан.
Кызчык 16 октябрьдә юкка чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул рюкзагын җыйган һәм Воровский урамында яшәгән йорттан качкан. Софияне полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, эзләү-коткару отрядлары волонтерлары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре эзләгән. Эзләүләр барышында, ниндидер мизгелдә камералар буенча Соняның Гагарин урамы районындагы кибеткә керүен күзәтә алганнар, аның белән бергә аның яшендәге кыз да булган. Кассада алар баллы әйберләр сатып алганнар. Кибет янында аларны чегән кыяфәтендәге бер хатын каршы алган, аннары алар аның белән бергә чыгып китәләр.

"Кызны бу хатынның фатирында таптылар, ләкин инде бала үлгән булган", - дип сөйләгән "ЮК-Спас" эзләү-коткару отряды җитәкчесе Александр Громов. 9 яшьлек София Жаворонкованы үтерүче хатын тоткарланган. Кызчыкны 40 яшьлек Ульяна Ланская үз фатирына алдалап алып кергән һәм үтергән.
Хатын-кызның үз акылында түгеллеге турында күршеләре дә сөйләгән һәм моны хокук саклаучылар да раслый.

Күршеләре раславынча, хатын-кыз балаларга битараф булмаган, ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән - аның баласы опекага бирелгән.
Вологдада яшәүче Елена Пивоварова җинаятьтә шикләнелүчене волонтерлар тараткан листовкалардан таныган: "Мин аны белә идем - безнең балаларыбыз бер класста укыдылар. Бу хатынның башы авырта. Аның белешмәсе бар. Бервакыт минем баламны да бакчадан алып китәргә теләгән иде. Полициядә гариза бар. Мин яңадан полициягә шалтыраттым һәм барысын да сөйләдем. Бу 1982 елгы Ульяна Ланская. Аны ата-аналар хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм ул хәзер чит балалар артыннан күзәтеп йөри. Ул еш кына Ковырь паркында, "Витязь" да йөрде һәм балалар мәйданчыгында балаларны күзәтте. Миңа полиция бүлегендә әйттеләр, ул балаларга карата бернинди гамәлләр дә эшләмәгәндә, аны ябып куярга хаклары юк, чөнки ул дәвалануда, көндезге стационарда ята..."

Ланская үз баласына да агрессив караган дигән мәгълүмат бар. Нәкъ менә шуның аркасында ул ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Ульяна Ланская Вологдадан Вологда-Мурманск поездында чыгып качарга теләгән. Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, аны Карелиядә, Беломорск станциясендә поезддан төшереп сак астына алганнар.

Үтерелгән кызның әнисе, баласының үлеме турындагы хәбәрдән соң хастаханәгә озатылган.
"Комсомольская правда" хәбәр иткәнчә, баланың ни сәбәпле үлүен экспертлар әйтәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading