16+

Вознесение бистәсендә Нокса елгасы аша яңа күпер ачылды

Вознесение бистәсенә кергәндәге күпер реконструкциягә мохтаҗ иде. Объект 1995 елда төзелә һәм аз сандагы шәхси автотранспортка исәпләнә.

Вознесение бистәсенә кергәндәге күпер реконструкциягә мохтаҗ иде. Объект 1995 елда төзелә һәм аз сандагы шәхси автотранспортка исәпләнә.

Шуңа да карамастан, бистәдә соңгы елларда шәхси тораклар шактый ишәйде һәм биредә яшәүчеләрнең күбесенең автотранспортлары бар. Моннан кала, күпер аша көн саен күп сандагы йөк машиналары һәм җәмәгать транспортлары үтә. Яңа күпер сәгатенә 80 км тизлекле ике яклы хәрәкәткә исәпләнгән, гомуми озынлыгы - 33 метр. Ике яктан да 1,5 метр киңлектәге тротуарлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта күпер сынау режимында эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading