16+

WhatsAppның яңа мөмкинлекләре барлыкка киләчәк

 WhatsAppтагы яңа мөмкинлекләр конфиденциальлекне яклауга кагыла һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматының сакланышын арттырачак. 

 WhatsAppтагы яңа мөмкинлекләр конфиденциальлекне яклауга кагыла һәм кулланучыларның шәхси мәгълүматының сакланышын арттырачак. 

Марк Цукерберг WhatsApp мессенджерында конфиденциальлекне яклауның яңа функцияләрен анонслады. Хәзер, эшмәкәр сүзләренчә, кулланучылар төркемле чаттан анда язылучыларга сиздермичә генә чыга алачак. Хәзергә чаттан кемдер китсә, аның турында шунда ук хәбәр килә. Шулай ук онлайн-статус күрергә мөмкин булган кешеләр даирәсен чикләргә мөмкинлек барлыкка киләчәк. Бүген моны йә барысы да күрә, йә беркем дә күрми. Моннан тыш, WhatsAppта автомат рәвештә юк итүгә көйләнгән хәбәрләрнең скриншотларын эшләүне тыячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading