16+

“WorldSkills чемпионаты илдә эшче һөнәрләрнең абруен үстерергә булышачак"

Казанда август аенда үтәчәк һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына 60тан артык илдән 1600 кеше катнашыр дип көтелә. Алар 56 төрле компетенция буенча көч сынашачак. Ярышлар башланырга ярты еллап вакыт калып бара.

Казанда август аенда үтәчәк һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына 60тан артык илдән 1600 кеше катнашыр дип көтелә. Алар 56 төрле компетенция буенча көч сынашачак. Ярышлар башланырга ярты еллап вакыт калып бара.

Казан чемпионатка әзерлекне күптән башлады, хәзер исә аның вак детальләрен генә хәл итеп бетерәсе калды. Бу көннәрдә Казанда уза торган WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек атнасына багышланган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде.

Һөнәри осталык буенча чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантанасы Үзәк стадионда булыр дип уйланылган булган. Тик анда катнашырга теләүчеләрнең саны башка елларда үткән чемпионаттан шактыйга артып китү сәбәпле, аудиторияне тутырып бетерү максатыннан, аны "Казан-Арена" стадионында үткәрергә булганнар. Билетлар март аенда сатуга чыгар дип планлаштырыла. Мәгариф министры аларның бәясе 2,500 сумнан артмаячак дип ышандырды.

– Чемпионат вакытында күңел ачу чаралары да булачак. Ярышлар үтә торган "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә күңел ачу паркы ачыла. Анда төрле мастер-класслар, конкурслар оештырыла. Туклану нокталары, балалар мәйданчыклары булдырылачак, – дип сөйләде Рафис Борһанов.

Ярышларда катнашучылар Универсиада авылында яшәячәк, вакытлыча ул Ворлдскиллс авылы дип аталачак. Дөнья чемпионатына әзерлек атнасына килгән төрле ил вәкилләре шуның белән дә танышачак. "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә дә булачаклар.
– Әлеге чарада 62 илдән 600 кеше катнаша. Директорлар советы, WSI секретариаты, WSI әгъзалары булган илләр делегацияләре башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, экспертлар, мәйданнарның техник администраторлары, компетенцияләр белән идарә менеджерлары, тим-лидерлар, күзәтүчеләр, WorldSkills Shanghai 2021 оештыру комитеты вәкилләре, партнерлар һәм башкалар Казанга җыела. Барыбыз бергә чемпионатны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча сөйләшеп, бер ачык сорауны да калдырмаска тырышачакбыз, – диде WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи.
Дөнья чемпионатына әзерлек атнасында ярышлар мәйданының техник төзелеше, клиентлар төркемнәрен сервислар белән тәэмин итү, конкурс биремннәрен әзерләү, партнерлык программаларын гамәлгә ашыру, инфраструктура битләрен раслау һәм башкалар кебек чемпионатка әзерлек мәсьәләләрен карау да планлаштырыла.

Чара программасы кысаларында шулай ук эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт биреләчәк, Татарстаның кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырыла.
Атна ахырында Бауман урамында дөнья чемпионатына кадәр калган вакытны киредән саный торан стеланы ачу да планлаштырыла.

Дэвид Хоуи сүзләренчә, WorldSkills эшче һөнәрләрнең абруен үстерергә, шуның белән ил икътисадын да күтәрергә булыша.

– Әлеге чемпионаттан соң Татарстан, гомумән ил халкы киләчәк икътисады өчен эшче һөнәрләрнең никадәр мөһим булуын аңлаячак, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Казанда быел төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә узачак. Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading