16+

Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде

Россия Президенты Владимир Путин МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы берничә указга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы берничә указга кул куйды.

Шул рәвешле Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелә. Аңа ярашлы рәвештә, эш бирүче инициативасы буенча, ире һәлак булганнан соң бер ел дәвамында хәрби хәрәкәтләр ветераннарының тормыш иптәшләрен эштән азат итү тыела. Шул ук вакытта тол хатын яки тол ир бу ел дәвамында яңа никахка керергә тиеш түгел һәм эшләвен дәвам итәргә тиеш. Шулай ук МХОда катнашучылар өчен кредит каникуллары чорында исәпләнгән кулланучылар кредитлары буенча процентларны исәптән чыгару турындагы указга да кул куелды. Шул ук вакытта банкларга процентлар буенча алынмаган керемнәрнең 50 проценты кайтарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading