16+

Яңа ел алдыннан - зур фаҗига...

Үкенечле үлем...

Үкенечле үлем...

Түбән Кама районындагы юлда Яңа ел җитәргә берничә сәгать кала юл һәлакәте була. Болгар һәм Шереметьевка авыллары арасындагы юлда «Шкода Октавиа» һәм «Хенда Солярис» машиналары бәрелешә. Һәлакәт булган урында 40 яшьлек хатын һәлак була. Авариядә шулай ук 11 һәм 12 яшьлек кызлар, шулай ук 26 яшьлек һәм 40 яшьлек ир-егетләр көчле тән җәрәхәтләре алалар. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

Юлларда сак булсагыз иде. Бу көннәрдә Татарстан юлларында буран һәм көчле бозлавык булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading