16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның медицина оешмалары эш графигын үзгәртәчәк

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Казанның медицина оешмалары махсус эш режимына күчә, дип хәбәр итә KZN.RU.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның медицина оешмалары эш графигын үзгәртәчәк

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Казанның медицина оешмалары махсус эш режимына күчә, дип хәбәр итә KZN.RU.

7 нче (Чуйков ур., 54), 18 нче (Гадел Кутуй ур., 48), 12 нче (Лечебная ур., 7) һәм 7 нче (Фатыйх Кәрим ур., 14/67) шәһәр клиник хастаханәләренең травмпунктлары тәүлек буе эшләячәк. Яшәү урынына карамастан, ярдәм сорап, теләсә кайсы көнне мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенең травмпунктында (Бигичев ур., 20) кабул итәләр. Шулай ук 2, 3, 4, 6 һәм 8 нче гыйнварда 09.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр 1 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсенең травмпунктына (Декабристлар ур., 125а) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Сырхауханәләргә өлкәннәр 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә килә ала. 3 һәм 6 гыйнварда медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимга күчә: терапия бригадалары һәм тар профильле табиблар кизү тора, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, кичектергесез ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимындагы бүлекләр ачык булачак. Калган көннәрдә сырхауханәләрдә кизү терапевтлар кабул итә.

Хатын-кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда ачык. Шуның белән бергә, стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе территориаль принцип буенча эшләвен дәвам итәчәк.

Балалар поликлиникаларына килгәндә, табиблар кабул итүне алып бара һәм үзгәртелгән график буенча да хезмәт күрсәтә. Өйгә педиатрны 1, 5 һәм 7 гыйнварда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр; 2, 4 һәм 8 гыйнварда 9 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин. «3 һәм 6 гыйнварда балалар сырхауханәләрендә табиб-педиатр, ЛОР-табиб, офтальмолог һәм хирург кабул итә. Шулай ук диагностик тикшеренүләр кабинетлары ачык була.

Стоматологик ярдәм сорап. 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балалар стоматологияләре 5 гыйнвардан тыш, көн саен 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Бу көнне Республика стоматология поликлиникасы (Бутлеров ур., 16) эшли. Моннан тыш, «Шәһәр стоматологиясе»нең 1 нче филиалы (Чернышевский ур., 10/6) кичке һәм төнге сәгатьләрдә өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтәчәк. Өлкәннәр 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән икенче көнне 8.00 сәгатькәчә мөрәҗәгать итә ала; балалар – көн саен, 5 гыйнвардан тыш, 16.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, 5  гыйнварда 19.00 сәгатьтән икенче көнне 8.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең кайнар линия телефоны тәүлек буе эшли – 8(843)293-49-95.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading