16+

Яңа елдан чит ил паспортын 30% ташлама белән ясатып була

Киләсе елдан Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында таныклык алу, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы таныклык, машина йөртү таныклыклыгы алу кебек хезмәтләрне 30 процентка арзанрак бәядән алырга мөмкин булачак.

Дөрес, ташлама бары әлеге таныклыкларны дәүләт хезмәте порталы аша алганда гына ясала, дип хәбәр итә "Российская газета".

Чагыштырып карасаң, әлеге таныклыкларны дәүләт хезмәте порталы аша рәсмиләштерү шактый акчаны, шулай ук вакытны да янга калдырырга мөмкинлек бирә. Бүген, чит ил паспортын алу 3,500 сум тора дип исәпләсәң, 30 процент ташлама белән ул 2450 сумга төшәчәк.

Шунысы да бар - кайбер төбәкләрдә онлайн-сервислар эшендә тоткарлыклар бар. Шуңа да, тиздән төбәкләрнең порталларын федераль ресурска тоташтырырга җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading