16+

«Яңа Гасыр» телеканалы иншалар бәйгесе башлады

«Счастье - в большинстве» иншалар бәйгесе «Яңа Гасыр» телеканалы башлап җибәргән «В объективе ТНВ - большая семья» социаль проекты кысаларында уздырыла.

«Счастье - в большинстве» иншалар бәйгесе «Яңа Гасыр» телеканалы башлап җибәргән «В объективе ТНВ - большая семья» социаль проекты кысаларында уздырыла.


Бәйгегә татар һәм рус телләрендә күләме бер-өч биттән артмаган эшләр кабул ителә. Иншалар «Яңа Гасыр» каналының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урын алачак. Җиңүчеләрне телевизор караучылар һәм төркемнең катнашучылары интерактив тавыш бирү ярдәмендә ачыклаячаклар.

Искәртеп узыйк: ярты елга исәпләнгән «В объективе ТНВ - большая семья» социаль проекты барышында канал Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр белән таныштыра.
- Безнең проект - күпкырлы: татарстанлыларның зур гаиләсен генә күрсәтергә теләмибез, без төрле идарә органнары белән күп балалы гаиләләргә ярдәм итү юлларын эзләрбез, катлаулы сорауларны чишәрбез дип уйлыйм, - дип билгеләде Илшат Әминов республика матбугат чаралары өчен оештырылган матбугат конференциясендә.

«Счастье - в большинстве» иншалар бәйгесе октябрь аена кадәр дәвам итә. Иң яхшы өч авторга «Яңа Гасыр» телеканалы махсус бүләкләрен тапшырачак. Иншалар бәйгесе көрәшендә катнашучы үз эшен pr_tnv@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш. Тулырак мәгълүмат tnv.ru сайтында.



Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading