16+

Яңа үрнәктәге паспортларда "милләт" графасы булмаячак

"Милләт" графасын паспортка кертүгә юнәлдерелгән норматив хокукый акт проекты Россия Эчке эшләр министрлыгында эшләнелми.

"Милләт" графасын паспортка кертүгә юнәлдерелгән норматив хокукый акт проекты Россия Эчке эшләр министрлыгында эшләнелми.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге закон буенча гражданның милләте турында белешмәне паспортка кертү каралмаган. Ләкин бу мәсьәлә күптән түгел генә кайбер депутатларның фикере аркасында барлыкка килде, алар «милләт» графасының аз санлы төп халыклар вәкилләренә файдалы булыр иде, дип саныйлар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, милли күрсәтмә 1974 елдан башлап СССР паспортларында мәҗбүри булган.

Күпчелек очракта «милләт» графасын әтисенә карап куйганнар. Бу графа 90 нчы елларда юкка чыккан. 2010 елда РФ Конституция суды «милләт» күрсәтмәсенең ил гражданнары паспортларында булмавы ил Конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарды.

«Милләт» графасын кайтару турындагы инициатива Дәүләт Думасына берничә тапкыр кертелгән, ләкин үтмәгән.

Фото: http://kukmor-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading