16+

Яңа Татар бистәсе зиратында татар зыялылары рухына дога кылдылар

Бүген Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне булды. Зиратка татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән дин әһелләренә, галимнәргә, язучыларга дога кылырга 50дән артык кеше килгән.

Яңа Татар бистәсе зиратында татар зыялылары рухына дога кылдылар

Бүген Яңа татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне булды. Зиратка татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән дин әһелләренә, галимнәргә, язучыларга дога кылырга 50дән артык кеше килгән.


Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәдхади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Гәбделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Туфан Миңнуллин һ.б. шәхесләрнең каберлекләре янында Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә догалар укылды, дип яза Татар-информ.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп китте. Яңа бистә зиратында каберлекләрне күрсәтүче карта булдырылган. Бүгенгесе көндә картага 82 шәхес теркәлгән.

"Татар халкында "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дигән гыйбарә яши. Бу чараны мин бик кирәкле, күркәм чара дип уйлыйм. Остазларны искә алырга шактый кеше җыелган. Аларның тарихларын өйрәнү, каберлекләрен барлау бик актив рәвештә эшләп килә. Каберләрне табу җиңелрәк булсын өчен сары төскә буяп ай төшерелде" - ди Җәлил хәзрәт.

Остазларны искә алу көне "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тарихы белән танышу һәм мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте.

Дин әһелләренең, галимнәрнең, язучыларның каберлекләре янында Коръән уку гадәте 2005 елдан килә.



Казанның Яңа Татар бистәсе зираты - XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә, җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәпче була.

Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре күмелгәннәр. Алар арасында (хронология тәртибендә) Шиһабетдин Мәрҗани (1889), Каюм Насыйри (1902), Таиб Яхин (1910), Габдулла Тукай (1913), Фатих Әмирхан (1926), Салих Сәйдәшев (1954), Җәүдәт Фәйзи (1973), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1974), Габдрахман Әпсәләмов (1979), Сара Садыйкова (1986), Бакый Урманче (1990), Нәкый Исәнбәт (1992), Гомәр Бәширов (1999), Әмирхан Еники (2000) һ.б. бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading