16+

Яңа туган сабыйны урамда ташлап калдырган хатын эше буенча суд бара

Әлеге минутларда Казанның Идел буе районы судында яңа туган сабыен пакетка салып, урамда ташлап калдырган 40 яшьлек хатынны кулга алу буенча суд бара.

Әлеге минутларда Казанның Идел буе районы судында яңа туган сабыен пакетка салып, урамда ташлап калдырган 40 яшьлек хатынны кулга алу буенча суд бара.

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә көн элек яңа туган сабыйны Сафиуллин урамындагы ашыгыч ярдәм станциясе бинасы янында калдырып киткәннәр иде. Узып баручылар сабыйны күреп алып, бала тудыру йортына китерә. Кыз исән-сау булып чыга. Соңрак хатынның баланы калдырганын төшергән видеоязма барлыкка килде. Бала табылганнан соң бер тәүлек узгач, әни дигән кеше дә кулга алынды. 40 яшьлек Альбина Тюленеваның яшәргә урыны булмавы ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading