16+

Яңа уку елында Башкортстанда 50 меңгә якын бала татар телен өйрәнәчәк

Башкортстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында «Татар-информ» хәбәрчесенә ата-аналар гаризасы буенча күпме укучы татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәчәген сөйләгән.

Башкортстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында «Татар-информ» хәбәрчесенә ата-аналар гаризасы буенча күпме укучы татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәчәген сөйләгән.

Алдан үткәрелгән мониторинг буенча, 2018-2019 елларда Башкортстан мәктәпләрендә 470 меңнән артык бала укыячак. Аларның 10 проценты туган тел итеп татар телен сайлаган. Рус һәм башкорт телләре, дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә укытылачак. Татар теле туган тел дәресе буларак 12 муниципаль районда һәм 4 шәһәр төбәкләрендә биреләчәк.

Башкортстан хөкүмәте 2019-2024 елларга дәүләт һәм республикада яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү буенча махсус программа раслаган. Аны үтәү өчен 683 млн сум акча бүленгән. Дәүләт программасы кысаларында рус теленә – 32 млн сум, башкорт теленә – 170 миллионнан артыграк, туган телләргә 478, 7 млн сум бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading