16+

Ягулык станцияләрендә намаз уку бүлмәләре барлыкка киләчәк

Татарстанда «Ирбис» ягулык станцияләренең 23ендә намаз уку бүлмәләре барлыкка киләчәк. 

Татарстанда «Ирбис» ягулык станцияләренең 23ендә намаз уку бүлмәләре барлыкка киләчәк. 

ТР Диния нәзарәте һәм ягулык станциясе җитәкчелеге тиешле килешүне имзалаган, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. 

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, намаз укучыларга бу уңайлы шартлар тудыра, чөнки юлчыларга хәзер намазны юл читендә түгел, ә махсус җиһазландырылган бүлмәдә уку мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

Бүлмәләрдә җылы идәннәр җәелгән, тәһарәт алу урыннары бар, диелә хәбәрдә. 

Намаз уку бүлмәләрен төзү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшләре белән «Ихлас» мәчете шөгыльләнә. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading