16+

Яңгырдан соң Казан ни хәлдә?

Казанның үзәк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә – Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында – явым-төшем аеруча көчле булды.

Яңгырдан соң Казан ни хәлдә?

Казанның үзәк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә – Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында – явым-төшем аеруча көчле булды.

Көчле һәм озакка сузылган яңгыр аркасында Пушкин, Уң як Болак, Сул як Болак, Дзержинский, Островский, Кремль яр буе, Восстание урамнары су астында калды.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, урам-юл челтәрен су басу очраклы чүп-чар, яфракларның һәм чабылган үләннең яңгыр кабул итә торган коеларга юылып төшүе белән бәйле, бу аларның үткәрү сәләтен бозуга китергән.

Нәтиҗәләрне бетерүгә махсуслаштырылган техника белән 3 авария бригадасы җибәрелде. Алар яңгыр суларын очраклы чүп-чардан чистартты. Челтәрләрне диагностикалау барышында торбаүткәргечләрнең норматив хәлдә булуы ачыкланган, коллекторларның үткәрү мөмкинлеге бозылмаган.

Транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте явым-төшемнәрдән соң бер сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә торгызылды. Хәзерге вакытта эксплуатацияләүче оешма көче белән яңгыр кабул итү коеларын чистарту һәм локаль су басуларны бетерү эшләре дәвам итә, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading