16+

Якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы булган мәктәпләр фестивале узды

18 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында Беренче күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы булган мәктәпләр фестивале узды.

18 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында Беренче күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы булган мәктәпләр фестивале узды.

Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерүче зур чара булды ул.
Фестивальне куркып кына башлаган идек, нәтиҗәләре канәгатьләндерде. Иң мөхиме балаларыбызның күзләрендә кызыксыну очкыны тойдык, - дип башлады сүзен Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

Фестиваль якшәмбе мәктәпләре эшчәнлегенә билгеле бер нәтиҗә ясау, бәя бирү, үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә әле. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара якшәмбе мәктәпләре җыены белән чиратлаштырып ике елга бер тапкыр үткәреләчәк. Җыенда исә игътибар күбрәк мастер-классларга, белем программасына юнәлтеләчәк. Лилия Әхмәтҗанова якшәмбе мәктәпләренең төп юнәлешен дә билгеләп китте.

- Республикада 35 мәктәптә, 23 халыкның теле өйрәнелә. Татарстанда 170тән артык милләт яши, аларның барысының да ана телен мәктәптә өйрәнү мөмкинлекләре юк. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, сәнгатен, мәдәниятен балаларга җиткерү максатыннан оештырылган мәктәпләр бу. Ләкин якшәмбе мәктәпләре ял көне генә эшләми, атда дәвамында да аларга төштән соң йөрү мөмкинлеге бар. Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендәге мәктәпләр иң яхшылары исемлегенә керә, - дип белдерде ул.

Мәктәпләрдә дәресләрне күп очракта шул ук милләт вәкилләре укыта, ләкин аларда педагогик белем булу мөхим. Бу көнне исә тел белү мөмкинлекләрен түгел, ә мәдниятне белүгә басым ясалды. Фестивальдә республиканың 11 районыннан килгән укучы вокал, хореография һәм халык иҗаты юнәлешләре буенча көч сынашты.

Күпмилләтле Татарстан балаларын берләштерү өчен ел әйләнәсендә бик күп чаралар үткәрелеп килә. Җәй айларында лагерьларда алар өчен махсус смена билгеләнә. Хәзерге вакытта якшәмбе мәктәпләре өчен компьютерлар җиһазлары кайтартыла. Элек төрле телләрдәге әдәбиятка кытлык булса, хәзер Мәскәүдән җитмәгән китаплар кайтартыла башлаган.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading