16+

Җәяүлеләр рәхәткә чыгачак

Транспорт министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә (ПДД) янә үзгәрешләр кертергә җыена дип хәбәр итә vesti.ru. Әлеге төзәтмәләр буенча яңа юл билгеләре һәм автомобильчеләр өчен кайбер чикләүләр барлыкка киләчәк. Министрлык кертергә тиешле үзгәрешләрнең күпчелеге җәяүлеләр һәм велосипедчылар файдасына.

Мисал өчен, җәяүлеләргә «зебра» булу, булмауга карамастан, юл аша теләсә кайсы җирдән чыгарга мөмкин булачак. Дөрес, ул тизлек 20 км/сәг не күрсәткән билге зонасында гына рөхсәт ителәчәк. Хәзер андый билгеләр җәяүлеләр чыга торган урыннарга куела.
Тагын бер яңа тамга “велосипед зонасы” дип аталачак. Мондый тамга куелган зонада да автомобильчеләр 20 км/сәг тизлек белән генә хәрәкәт итәргә тиеш булалар. Ә велосипедчыларга исә юлның бөтен киңлеге буйлап хәрәкәт итү хокукы биреләчәк.

Моннан тыш, велосипедчыларга бер яки ике полосалы юлда сулга борылу хокукы да биреләчәк. Хәзерге вакытта андый хокуклары булмау сәбәпле, сул якка гына борылып була торган Т-сыман тыкрыкта велосипедчылар тупикта кала. Яңа ПДД буенча велосипедчыларга сулга борылырга рөхсәт ителәчәк, ләкин уң як рәттән сулга хәрәкәт итәргә яраган урыннарда гына.
Автомобильчеләр өчен чикләүләргә килгәндә, аларга консульство һәм вәкиллекләр янында машина куюны чикли торган кагыйдәләр әзерләнә. 

Фото pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading