16+

Ялган аракы сатучыны «сатып» акча эшләүчеләр дә бар

Республикада узган ел законсыз әйләнештән 450 мең литр ялган аракы алынган. бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 15 процентка артыграк, дип хәбәр иттеләр Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең еллык коллегиясендә.

Ялган аракы сатучыны «сатып» акча эшләүчеләр дә бар

Республикада узган ел законсыз әйләнештән 450 мең литр ялган аракы алынган. бу, 2015 ел белән чагыштырганда, 15 процентка артыграк, дип хәбәр иттеләр Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең еллык коллегиясендә.

2 меңнән артык ялган аракы җитештерүчеләрне барлыгы 27 миллион сумнан артык штрафка тартканнар. Спиртлы эчемлекләргә килгәндә, бу өлкәдә закон бозучылар белән Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы да көрәшә. Былтыр алар суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән ун зур каналны яба алганнар. Ялган аракы күләме артса да, быел соңгы ун ел эчендә Татарстанда беренче тапкыр суррогат спиртлы эчемлекләр белән көчле агулану очраклары теркәлмәгән.

- Былтыр республикада аракыдан 776 кеше зыян күргән, алар арасында 36 бала да бар. 267 очрак үлем белән тәмамланган, - ди Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Сүз уңаеннан, законсыз рәвештәге алкоголь сату белән хәзер дәүләт органнары гына түгел, халык үзе дә көрәшә ала.

Татарстанның «Халык контроле» порталына этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аның әйләнешенә кагылышлы законнарны бозу турында мәгълүмат җибәрергә була. Килгән фактлар буенча башта тикшерү эшләре уздырыла. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар чыннан да дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Шул рәвешле Казанда берәү 56 мең сум акча эшләгән. Ул «Халык контроле»нә ялган аракы җитештерүчеләр турында 30дан артык хәбәр юллаган. Чаллыда яшәүче икенче берәү, 23 мөрәҗәгать җибәреп, 28 мең сум акча алган. Өченче урында - түбәнкамалы тугыз хәбәр өчен 19 мең сум белән бүләкләнгән.

Алкоголь базарында закон бозулар хакында хәбәрләр юллаган кешеләргә материаль ярдәм күрсәтү турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән, бу максатларда ул 1 миллион сум акча да бүлеп биргән.

Әлеге эш уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әйтик, 2015 елда барлыгы 108 генә хәбәр теркәлгән булса, Дәүләт инспекциясенең алкоголь продукциясе, этил спиртының сыйфаты, әйләнеше һәм җитештерүне дәүләт күзәтүе белән тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча җитәкчесе Игорь Марченко әйтүенчә, 2016 елда 28 муниципаль берәмлектән 625 хәбәр кабул ителгән.

Ялган аракы җитештерүчеләр белән көрәш юлында әлеге алымны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та хуплый.
- Шундый изге эшләр кылып, моның өчен бүләк тә алырга була әле, - дип, татарстанлыларга рәхмәтен белдерде ул коллегия барышында.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар элемтә» телефонына 2016 елда 376 мөрәҗәгать кабул ителгән. Халык лицензиясез аракы, төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сату һәм башка тәртип бозулар турында хәбәр итә. Тикшерелгәннән соң, бу шикаятьләрнең 25 проценты дөреслеккә туры килгән.



Фото: menu70.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading