16+

Ялган документ белән өстәмә хезмәт хакы алган мәдәният йорты директорын хөкем иттеләр

Әлмәт районы авылларының берсендә фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырып, аның өчен хезмәт хакы алып барган мәдәният йорты директорын хөкем иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының баш ярдәмчесе.

Эш материалларыннан күренгәнчә, директор 2016 елның июль аеннан 2018 елның апрель аена кадәр законсыз акча алып барган. Мәдәният йортына китерелгән зыян 170 мең сум тәшкил итә. Директор үз гаебен тулысынча таныган. Хезмәт вазифасын шәхси мәнфәгатьләрдә кулланган өчен аңа, 2 еллык сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җазасы бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Казан Шэхэрендэгэ мэдэният йортларында да"уле Жаннар" исэплэнэ,тикшереп карасалар да судан коры чыгалар,

    Мөһим

    loading
    2
    X