16+

«Ялкын» журналы «Карбыз VS Кавын Party»га чакыра

4 август көнне 16.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янында «Карбыз VS Кавын Party» була. Биредә һәркем карбыз һәм кавын белән сыйлана алачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Чара «Ялкын»ның август санына мини-презентация белән үрелеп барачак. Монда шулай ук журнал тышлыгында чыккан Татарстан блогерлары Илнар Идрисов һәм Раил Арслановларның автограф сессиясе оештырыла.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм концепциясе «кешеләр ике төргә бүленә» идеясенә нигезләнгән. Ягъни, кешеләр я карбыз, я кавын, Apple яки Android, шәһәр яки авылны һ.б. сайлаучыларга бүленә. Шулай итеп, чарада тавыш бирү рәвешендә лидер билгеләнәчәк.

Кичәдә шулай ук карбыз һәм кавын ашау ярышлары, бию-баттл, татарча StandUp чыгышлар көтелә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, музыка өчен DJ Ali җавап бирәчәк. Чараның хедлайнерлары – рэпер Шәкүр һәм артист Айдар Рәкыйпов.

«Бәйрәмнең үз дресс-коды бар: әгәркүбрәк карбыз яратсаң, кызыл һәм ал төстән киенергә, әгәр кавынны сайласаң, сары һәм яшел аутфит кияргә кирәк. Иң шәп образ игътибарсыз калмаячак – «Ялкын» журналы махсус бүләк әзерләгән», диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading