16+

Ялларда 31 градуслы салкыннар, ә киләсе атнадан һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Бүген Татарстандакөндез 17-19, төнлә 25-31 градуска кадәр салкын булачак. Урыны белән томан булуы көтелә.

Бүген Татарстандакөндез 17-19, төнлә 25-31 градуска кадәр салкын булачак. Урыны белән томан булуы көтелә.

Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә бераз җылыта - көндез 12-15, төнлә 16-18 градус салкын булачак.

Ә дүшәмбе язның беренче билгеләре сизелә башлавы турында хәбәр итә синоптиклар. Көндез 2-5, төнлә 9-11 градус салкын булыр дип фаразлана. Урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading