16+

Яна Мартынова ант бирәчәк

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында Яна Мартынова спортчылар исеменнән ант бирәчәк.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында Яна Мартынова спортчылар исеменнән ант бирәчәк.

- Спортчылар исеменнән ант итәсемне белгәч, бик сөендем. Мондый бүләкне дөнья чемпионаты алдыннан ясадылар. Мин бик бәхетле", - дип белдергән спортчы кыз "Р-Спорт"/МИА "Россия сегодня".

Мартынова сүзләренчә, иң беренче итеп ул шатлыклы яңалыкны дусты, йөзүче Наталья Ловцовага әйткән.

- Дустым Ловцовадан башка беркемгә дә сөйләмәдем, ул минем өчен бик сөенде. Туганнарым спортчылар исеменнән ант итәчәгемне беләләр. Бу тантана миңа җаваплылык өстәрме? Киресенчә дип уйлыйм, бу хәл миңа дөнья чемпионатында яхшы чыгыш ясар өчен көчемне арттырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading