16+

Янгында 6 кешенең гомере өзелгән

Аерым торган бинада ут бу төндә чыккан.

Аерым торган бинада ут бу төндә чыккан.

Башкортстанның Туймазы районы Тимер авылында янгында 6 кешенең гомере өзелгән, тагын берсенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Янгын турында хәбәр коткару хезмәтенә җирле вакыт белән 4.09 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янгынны 5.30 сәгатьтә генә тулысынча сүндерә алган.

Янгын булган урында 6 кешенең үле гәүдәсе табыла, аларның шәхесләре ачыклана, диелә хәбәрдә. 1988 елгы ир-атның сәламәтлегенә зыян килүе дә әйтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading