16+

Янгында хатын-кыз һәм 5 айлык сабыйның үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Балык Бистәсе районы Анатыш авылында агач йорт янган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын турындагы мәгълүмат 16:32 гә кергән, ә янгынны 16:46 сәгатьтә үк сүндергәннәр. Кызганыч, янгын аркасында 1993 елда туган хатын-кыз һәм биш айлык малай һәлак булган.

Аларның һәлак булу факты буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, янгын вакытында тагын бер хатын-кыз зыян күргән, ул йорт хуҗасы 49 яшьлек ханым.

ТР буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Янгын хатын-кыз кечкенә баласы белән өйдә йоклаганда башлана.  бу вакытта әби кеше ишегалдында булган. Шартлау тавышын ишеткәч, ул ни булганын карау өчен өй эченә кереп китә.  Әмма пешүләр алганга, кире чыгарга мәҗбүр була. Өйдәге калган кызы һәм оныгына ярдәм итә алмый.
Идарәдә билгеләп үткәнчә, янгын сәбәпләрен ачыклау өчен һәлакәт урынын карау дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading