Алсу үзенең яшьлек дустын җирләп кайтты. Үлем дигәнең бер кешене аямый шул, яшьме-картмы, хәтта анысы белән дә кызыксынып тормый, ала да китә...
45 яшен күптән түгел генә билгеләп үткән хатын чегән әбисенең сүзләрен исенә төшерде: “Бөтен кешегә дә картлык килми... сезнең икегез генә картлыкка җитәр...” – әлеге сүзләрне, биш кызга төбәп, Казан урамында бер чегән әйткән иде. Югыйсә, кызлар аңа бит бер сүз дә дәшмәде, ул үзе сүз башлады.
Алсуның өченче курста укыган чагы. Язгы көннәрнең иң рәхәт, кояшның да мул итеп җылы нурлар бөркеп торган мизгеле. Шундый вакытны Алсуның әбисе табигатьнең “кыз чагы” диеп әйтергә ярата иде. Шундый матур көндә авылда үскән кызлар шәһәр фатирында бикләнеп утыра аламы инде? Алсу иптәш кызлары белән Казан урамнарын әйләнеп кайтырга дип сүз куештылар да биш кыз, җыелышып, чыгып та киттеләр. Кызларның һәрберсе үзенчә чибәр, самими, йөзләреннән табигый матурлык бөркелеп тора. Юк-бар сөйләп, һәр сүздән кызык эзләп, күңелле генә атлап барганда, юл буендагы иске эскәмиядә утырган чегән хатыны аларны үз янына чакырып алды. Кызлар, барысы да тынып калып, бер-берләренә карашып куйдылар. Янәсе, барыргамы, юкмы? Һәр әйбердән кызык табучы, һәр эшкә беренче булып атлыгып торучы Язилә чегән янына барып та басты. Калганнар аның артыннан атларга мәҗбүр булдылар.
– Менә син беренче булып китәчәксең дә, – диде чегән әбисе, күзләрен бераз кысыбрак Язиләгә карап.
– Кая китәм? Китмим, минем әле планнар бик күп, – дип кыю гына җаваплады Язилә дә.
– Ә мин икенчеме, – дип шаярып әйтеп куйды Алинә. Ул шул сүзе белән Язиләне дә кыен хәлдән чыгарасы килде.
Чегән әбисе, башын кагып, арттарак басып торучы Рәмиләгә ымлады. Кыз шикләнеп кенә аңа таба бер адым атлады. Бу вакытта, әйтерсең лә, Рәмилә үзе атламады, ә чегән карчыгы карашы белән аны тартып китерде кебек.
– Син кара, озын буйлы егетеңә кияүгә чыкма, бала чактан күршеңдә үскән егеткә чык. Бәхетле булып яшәрсең, киресенчә эшләсәң, матур килеш китәчәксең, – диде, Рәмиләгә сынап карап. Аннары карашын Алинәгә күчерде. – Син ике генә бала тап, ничек булса да саклан. Сүземне тыңласаң, гомерең булыр...
Чегән хатыны башка бер сүз дә әйтмәде. Алсу белән Рәйлә никтер чегәннең игътибарыннан читтә калдылар. Кызлар ничек шаулап-гөрләп килгән булсалар, чегән карчыгы яныннан тиз генә борылып китеп, урам буйлап алга атладылар.
– Соң минем бит күршедә егетем булырлык яшьтә Рәсим генә. Мин шуңа кияүгә чыгарга тиешме? Ха-ха, кызык булды әле бу чегән апасы, – диде Рәмилә. – Рәсимне мәктәптә укыганда ук яратмыйм ич, шуңа кияүгә чыгыйммы?
– Рәмилә, Рәсимгә ни булган, чынлап та бер дигән егет бит! Ул сине ярата да, – дип дустының сүзләрен элеп алды Рәйлә.
– Әйдәгез, борылабыз, ул бит Рәйлә белән Алсуга бер сүз дә әйтмәде! Нәрсә, алар гына үлгәнче яшәячәкләрме, – диде дә Язилә пырхылдап көлеп җибәрде. – Үлгәнче дигәнем, картаеп инде.
– Кызлар, чынга алмагыз, шаярмыйк әле, – диде Алсу, бераз эче пошып. – Дөрес әйтми алар, үзебезгә үзебез юрап, әллә ниләр китермик әле. Киләчәктә ни буласын бер кеше дә белми, мин юрауларын яратмыйм да. Берни дә беләсебез килми, әйеме Рәйлә?
– Әлбәттә, татар юрап китерә дигән әйтем дә бар бит әле, – диде Рәйлә, Алсуның сүзләрен хуплап. – Безнең киләчәк язмышның ничек буласы без туганда ук маңгайга язылган инде. Кызлар, бу темадан читкә китик әле. Тормышыбыз бүген матур, алда бәхетле киләчәк көтә барыбызны да.
Кызлар ул кичтә озак итеп урамнарны әйләнделәр, бик күп сүзләр, хыяллары турында сөйләшергә өлгерде алар. Чегән әйткән сүзләр дә, онытылып, каядыр югалып калды. Кызлар, укуларын тәмамлап, төрлесе төрле якка эшкә таралдылар. Язилә генә Казанда торып калды. Кайда гына булсалар да, кайда гына яшәсәләр дә, бер кулның биш бармагы кебек булган дус кызлар бер-берсе белән элемтәне югалтмадылар. Бер-бер артлы кияүгә чыктылар. Тик Язиләнең генә йөргән егете дә булмады бугай. Ул кияүгә чыгарга ашыкмады да кебек.
Язилә үлгән, дигән хәбәр дус кызларны кабат Казанга җыйды. Тормышта яшәргә дә, кияүгә чыгып, балалар да үстерергә өлгерә алмаган дусларының кинәт йөрәге туктаган булып чыкты. Язиләне җирләгәндә, дүртесе кочаклашып елады алар. Алсуның колагында чегән карчыгының: “Бөтен кешегә дә картлык килми... сезнең икегез генә картлыкка җитәр”, – дигән сүзләре яңгырагандай булды. Тик бу хакта дус кызларының исенә төшерәсе килмәде. Бәлки алар да онытмагандыр...
Ничек кенә авыр булса да, тормыш алга таба дәвам итә. Гаилә, эш мәшәкатьләре кешене нинди генә күңел халәтендә булса да алга таба яшәтергә көч бирә.
Дус кызлар икенче тапкыр Рәмиләне озатырга җыелды. Чегән юраганча булды да, Рәмилә күршесе Рәсимгә кияүгә чыкмады. Югыйсә, Рәсим Рәмилә артыннан бик озак йөрде, тик кыз күңеленә ачкыч таба алмады ул. Рәмилә күрше районда яшәүче бер егеткә тормышка чыккан иде. Карап торышка озын буйлы, кап-кара егет үзе эчкече, үзе бик көнче булып чыкты. Гаиләләрендә килеп чыккан соңгы әйткәләшүдән соң, ире кулына пычак алган... Рәмиләнең укырга да кермәгән кызы әби-бабай кулына күчте. Рәмиләне җирләгәннән соң дус кызлар өчесе генә, күңелсезләнеп, зират янында басып калды. Бу юл да Алсуның күз алдына чегән хатыны килеп басты: “Бөтен кешегә дә картлык килми...” Алар әкрен генә зур юлга таба җәяү атладылар.
– Кызлар, бүген бик күңелсез көн булса да, сезнең белән шатлыгымны да бүлешәсем килә, – дип елмаерга тырышты Алинә. – Беләсезме, тиздән безнең гаиләбез ишәячәк бит. Өченче бәбиебезне алып кайтырга җыенабыз.
Алсу кинәт туктап калды, чегән хатынының сүзләрен кабат Алинәгә әйтәсе килде аның. Нишләп соң ул бу хакта оныткан? Ике баласы бар иде бит инде, дигән уйлар мизгел эчендә Алсуның күңелен айкады. Тик бу хакта Алинәгә әйтеп, кәефен кырудан курыкты. Бүген бит болай да алар өчен авыр көн булды. Алсу, начар уйларын читкә куасы килепме, Алинәне котлап, ирен чите белән булса да елмаерга да тырышты, тик елмаю катыш күз яшьләре ирек алды.
Тагын төгәл ярты елдан Алинә өченче баласын тапкан вакытта якты дөнья белән хушлашты. Алинәнең ике баласы ятим, ире тол калды.
– Нигә соң чегән карчыгы әйткәннәр туры килде! Әллә соң алар юрап китерәме, – дип, Алсу дусты Рәйләне кочаклап, үксеп елап җибәрде. Биш дус кыздан алар инде икесе генә калган иде. Башта бер нәрсә дә аңламаган Рәйлә дә сүзсез калды. Күрәсең, ул да моннан ике дистәдән артык еллар артында, инде еракта калган язгы матур кичтә, иске эскәмиягә утырган чегән карчыгы турында исенә төшерде. Алсу белән Рәйлә бертавыштан: “Бөтен кешегә дә картлык килми... сезнең икегез генә картлыкка җитәр...” – дип әйтеп куйды.
Индира Сәйфуллина.
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар