16+

Янгында һәлак булган гаилә турында: «Тату гаилә иде, балалары өчен үлеп тордылар»

 Питрәч районында чыккан котоычкыч янгында һәлак булган гаилә белән хушлаштылар.

 Питрәч районында чыккан котоычкыч янгында һәлак булган гаилә белән хушлаштылар.

Питрәч районында янгында һәлак булган гаиләне соңгы юлга озатырга дистәләгән кеше килгән. Уттан чыга алмаган әти кешене һәм 13,8, 5 яшьлек өч кызны бүген җирләделәр. Кызганыч, әмма якыннарын соңгы юлга озатырга әниләре һәм кечеләре килә алмады, алар әле дә хастаханәдә дәвалана. 
Себер трактындагы моргта олы кайгы килгән гаилә белән хушлашырга бик күпләр килгән. Берсе дә әлеге хәлгә ышана алмый. 

«Улымның сыйныфташы һәлак булды. Әти-әнисе белән 7 ел бергә булдык, якыннан аралаштык. Бик тату гаилә иде, балаларын яраттылар, олы кызлары Александра улым белән бик дус иде. Әле дә башыбызга сыймый», - дип сөйләде гаилә белән хушлашырга килгән урта яшьләрдәге ханым. 

Әтиләре белән кызларны "Курган" зияратына җирләделәр. Әниләре генә юк иде. Ул килә алмаган, аңа операция ясалган. Хатынның умыртка сөяге сынган икән.
«Пациентның хәле тотрыклы, республика клиник хастаханәсенең 2 нче нейрохирургия бүлегендә терапия курсы уза. Мөстәкыйль рәвештә йөри башлады», - диде республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия мөдире вазыйфаларын башкаручы Рифкать Сәлахетдинов.
Янгында зыян күргән бер яшьлек малай да табиблар күзәтүе астында кала бирә, аны әнисе уттан алып чыгып коткара алган. Табиблар белешмәсе буенча, сабый яну продуктлары янудан агуланган. 

Зур кайгы килгән гаиләгә акча җыю дәвам итә. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр Аленаның абыйсы Полюбай Павел Александрович исемендәге Сбербанк һәм Тинкофф банкы картасларына акча күчерә ала. Карталар 8 917 285-62-97 номерына беркетелгән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading