16+

Янгыннан исән калган әни белән сабыйның хәле ничек?

Табиблар Питрәч районында килеп чыккан янгыннан баласы белән бергә коткарылган әни кешенең хәле турында сөйләделәр.

Табиблар Питрәч районында килеп чыккан янгыннан баласы белән бергә коткарылган әни кешенең хәле турында сөйләделәр.

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә Питрәч районының Яңа Шигали бистәсендәге шәхси йорттагы янгыннан баласы белән бергә чыгып котыла алган хатын-кызның хәле турында сөйләделәр.

"Пациент хастаханәнең 2нче нейрохирургия бүлегендә дәвалана, хәле тотрыклы авыр. Хәзер ул реабилитация терапиясе курсы уза. Мөстәкыйль рәвештә йөри башлады», - дигән 2нче нейрохирургия мөдире Рифкать Сәлахетдинов.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига якшәмбе иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылында булды. Анда 4 балалы гаилә яшәгән ике катлы йорт янып юкка чыкты. 

6, 8 һәм 13 яшьлек кызлар һәм аларның 53 яшьлек әтиләре янгын корбаны булды. Ут эченнән бары 2 яшьлек баласын тоткан әни кеше генә коткарылган. Алар икенче кат тәрәзәсеннән сикерә алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading