16+

Япония белән элемтәләр ныгый

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Соңгы елларда Россия белән Япония тыгыз элемтәдә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, бүген Япония бизнесы республика мөмкинлекләре белән таныш, һәм бу визит төбәк икътисады, инвестицияләр мөмкинлекләре турындагы мәгълүматларны тулыландырачак.

Япония белән Татарстанның уртак проектлары да җитәрлек. Әйтик, Менделеевскта "Аммоний" проекты, ул Mitsubishi Heavy Industries һәм Sojitsu Corporation Япония компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.Әлеге проект - безнең Япония партнерлары белән хезмәттәшлегебезнең яхшы үрнәге, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Mitsui Япония компаниясе белән хезмәттәшлек тә нефть химиясе өлкәсендә ныклы дәрәҗәдә бара.«Йокогава Электрик» компаниясе Татарстанда 2005 елдан бирле эшли. Компаниенең бездәге югары уку йортларында лабораториясе бар, аңда белгечләр әзерләрнә.

Япония вәкиле Эйити Хасэгава үз чиратында бүген төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне һәм элемтәләрне ныгытырга кирәклеген ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading