16+

Яр Чаллы табиблары пациент йөрәгеннән 10 сантиметрлы шеш алган

Яр Чаллының АМЯК табибларына даими рәвештә аңын югалтуга һәм йөрәк эшендә өзеклекләргә зарланган пациент мөрәҗәгать иткән.

Яр Чаллының АМЯК табибларына даими рәвештә аңын югалтуга һәм йөрәк эшендә өзеклекләргә зарланган пациент мөрәҗәгать иткән.

Йөрәккә УЗИ үткәргән вакытта медиклар йөрәктәге дүрт камераның берсендә 10 сантиметр диаметрлы шеш булуын ачыклаган. Нәкъ менә ул кан агымын туктатып торган.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы Рәмис Якубов җитәкчелегендә пациентка операция ясала. Берничә сәгать барган операциядән соң табиблар йөрәкнең сул як алдыннан шешне ала алган. Хәзерге вакытта пациент хастаханәдә торгызыла, дип хәбәр ителә Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең Instagram аккаунтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading