16+

Ярминкәләр кабат эшли башлады

Бүген Казанда кабат ярминкәләр гөрли. Ярминкәләрдә агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим иткән, районнардан китерелгән авыл хуҗалыгы товарларын арзанрак бәядән алырга мөмкин.

Бүген Казанда кабат ярминкәләр гөрли. Ярминкәләрдә агросәнәгать комплексы оешмалары тәкъдим иткән, районнардан китерелгән авыл хуҗалыгы товарларын арзанрак бәядән алырга мөмкин.

Казанда ярминкәләр тугыз урында эшли:

- Авиатөзелеш районы (Ленинград урамы 27 нче йорт) "Бәхетле" сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районы ( Адоратский урамы 21а ) "Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары каршындагы мәйданчыкта;

- Вахитов районы (К.Тинчурин урамы 13) "Иске шәһәр" префектурасы һәм Чехов базары артындагы мәйданчыкта;

- Киров районы (Краснококшайский урамы 152/2 нче йор) "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршысында;

- Мәскәү районы Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендәге мәйданчыкта;

- Совет районы (Аграр урамы 2 нче йорт) "Казан" агросәнәгать комплексында һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов урамы 7 нче йорт)

- Идел буе районы ( Җиңү проспекты 48а) "Чулпан" мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Сүз уңаеннан, "Яңа Тура" технополисы территориясендәге 1 нче павильонда да ярминкәләр уза.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading