16+

Ярый әле «Үлемсез полк» бар

Бу юлы ялларга кайткач, оныкларым сугышта катнашкан бабайларының фотоларын эзләтте. 9 май көнне «Үлемсез полк» уза икән. Шунда һәркем, үзенең сугышта катнашкан якын кешесенең фотосын күтәреп, урам әйләнә. Хәзер митинг, парадларга яшьләрне чыгаруы авыррак шул. Ярый әле шундый чаралар уйлап чыгаралар.

Безнең заманда 1 Май, 9 Май чараларына кеше күп җыела иде. Хәер, анда да хәйләсез түгел инде. Демонстрациягә, митингка чыккан өчен, бер көнлек хезмәт хакы түлиләр иде. Шәһәрдә эшләүчеләрнең күбесе, ял булгач, авылларга кайтырга, җәйге бакчаларына ашыга бит. Ә монда, акча түләнгәч, шуңа алданып, күбесе бәйрәмгә чыга иде. Анда инде һәркем үз кәефен үзе күрә. Күңел дә күтәрелә, горурлык, патриотлык хисе дә уяна, күптән күрешмәгән танышларыңны очратасың. Бер сүз белән әйткәндә, күңелле иде ул чаклар. Чыгарга кирәк ул демонстрацияләргә, бу матур традицияне дәвам иттерергә кирәк.

Кәримә Сафина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading