16+

Яшь инспекторлар онлайн укый

Татарстанның яшь инспекторлары өчен дистанцион дәресләр оештырылды. Алар читтән торып. юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәчәк. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Үзизоляцияләү шартларында белем бирү әзелмәскә тиеш. Шуңа күрә яшь ЮИДчылар заманча технологияләр ярдәмендә читтән торып укуга кереште.

Балалар отряд җитәкчеләре белән видеоэлемтә ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлауны дәвам итәләр. Моннан тыш, «Имин көпчәк» Бөтенроссия конкурсына әзерлек эше дәвам итә. Видеоэлемтә аша үтүче уку вакытында,  балалар элек үткән материалны беркетү белән бергә, яңа белемнәр үзләштерү мөмкинлегенә ия. Алар барышында беренче ярдәм күрсәтү һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре, шулай ук велосипед белән идарә итүнең теоретик нигезләре буенча күнекмәләр дә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading