16+

Яшел Үзән – чаңгыга, суворовчылар тимераякка басты

Яшел Үзән районының «Мирный» микрорайонында узган шимбәдә яңа модульле чаңгы базасы һәм яктыртылган өч чакрымлы чаңгы трассасы ачылды.

Яшел Үзән районының «Мирный» микрорайонында узган шимбәдә яңа модульле чаңгы базасы һәм яктыртылган өч чакрымлы чаңгы трассасы ачылды.

Әлеге объект, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы буенча, быелның җәендә төзелә башлаган иде. Чаңгы базасын төзү өчен 12 миллион сум акча район бюджетыннан бүлеп бирелгән. Чаңгы базасында халыкка уңайлы булсын өчен душ, киенү-чишенү бүлмәләре дә булдырылган.

Элек Яшел Үзәннең «Мирный» микрорайоны инфраструктура ягыннан бик үк алга китмәгән булган, шәһәр халкы һәрвакыт, биредә ял итү үзәкләре юк, дип зарланган. Киләчәктә монда җәяүлеләр өчен парк зонасы, сәхнә, балалар өчен уен мәйданчыклары, урамда спорт белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары да барлыкка киләчәк. Шулай ук монда яңа мәктәп төзеләчәк. Микрорайонның яңа йортлар төзелә торган урыннарында инде яңа парклар һәм скверлар өчен урын калдырылган.
2017 елда Татарстанның Алабуга, Кукмара, Әгерҗе, Ютазы, Спас, Саба, Минзәлә, Әлмәт, Алексеевск районнарында, Казан, Чаллы шәһәрләрендә 11 чаңгы базасы ачылган иде инде. 2018 елда тагын 16 чаңгы базасы төзелеп килә. Спорт корылмалары Тәтеш, Алексеевск, Аксубай, Лаеш, Буа, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чирмешән, Кайбыч, Арча, Балтач, Алабуга районнарында ачылачак.
 
Чаңгы базаларыннан тыш, республикада яңа боз сарайлары һәм шугалаклар да үз ишекләрен ача әле. Шул ук көнне Казан Суворов хәрби училищесында һәм Чүпрәле районында каплаулы шугалак ачылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading