16+

Яшел Үзәндә фаҗигагә таручыларның хәлен табиблар ничек бәяли?

Яшел Үзән район хастаханәсенең баш табибы Елена Тверскова сүзләренә караганда, фаҗигада зыян күргән беренче пациентлар дәваханәгә 29 март көнне төнге 22.40 минутта хирургия корпусына китерелә башлый.

Яшел Үзән район хастаханәсенең баш табибы Елена Тверскова сүзләренә караганда, фаҗигада зыян күргән беренче пациентлар дәваханәгә 29 март көнне төнге 22.40 минутта хирургия корпусына китерелә башлый.

- Һәлакәт булган урынга безнең хезмәткәрләребез санаулы вакыт эчендә килеп җитте. Баштан безгә 5 кеше китерелде, ике сәгать үткәннән соң алтынчы кеше үзе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Пациентларның берсе, 1951 елгы хатынның хәле бик авыр дип бәяләнде. Калган 4 авыруның хәле уртача авырлыкта иде. Аларның һәрберсе белән хирург-травматологлар эшләде. Авыр хәлдәге хатынны тиз арада реанимация бүлегенә озаттык, барлык кирәкле ярдәм чаралары үткәрелде. Әмма табиблар тырышлыгына карамастан, кызганычка, аны коткара алмадык, авыру 30 март иртәсендә, төгәлрәге 10.15 минутта күзләрен йомды. Ә калган пациентларга килгәндә, алар хәзер травматология бүлегендә дәвалана, - диде табиб безнең сорауларыбызга җавап биреп.

Фото: https://mchs.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading