16+

Яшел Үзәндәге күпфатирлы йортта чыккан янгыннан 10 кеше коткарылды (+видео)

Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин дип фаразлана.

Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин дип фаразлана.

Яшел Үзәндәге күпфатирлы йорттагы янгыннан 10 кеше коткарылды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
19 гыйнвар көнне 12.41 сәгатьтә янгын сүндерү номерына Королева урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килә. Өченче каттагы фатир яна башлаган, бик каты төтенләнү аркасында кешеләр югары каттан урамга чыга алмаганнар. Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр 10 кешене эвакуацияләгәннәр, алар арасында 2 бала да булган.

Кешеләрне саф һавага капюшон тибындагы сулыш җайланмалары ярдәмендә чыгарганнар. Тиздән янгынны сүндерелгән, янгын мәйданы 7 кв.м тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке булырга мөмкин дип фаразлана. Янган фатирның хуҗасы исерек булган, аны шулай ук эвакуацияләгәннәр һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Соңрак хастаханәгә озатканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading