16+

Яшелчә бәясе кайчан төшәчәк?

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиядә җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең кыйммәтләнүенә трендны сезонлы дип саный.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиядә җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең кыйммәтләнүенә трендны сезонлы дип саный.

Яңа уңыш килеп җитү белән бәяләр кими башлаячак, дип хәбәр итә РИА Новости министрлыкның матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.

«Хәзерге вакытта җиләк-җимешкә, яшелчәгә бәяләрнең артуына традицион сезонлы тренд дәвам итә. Аерым алганда, хәзерге вакытта базарга Мисыр һәм Урта диңгез илләреннән яшь бәрәңге килә, ул илебезнекеннән шактый кыйммәтрәк. Бәрәңгегә бәяләрнең июнь аеннан яңа уңыш килә башлаганнан соң төшүе көтелә», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Россиядә бәрәңге һәм кишерне ваклап сату ел башыннан алып, төрле сәбәпләр аркасында  - һава торышы һәм начар уңыш фонында да, 2019 елгы профицит аркасында утырту күләме кимү фонында да өч тапкырга кыйммәтләнде, дип яза РБК чәршәмбе көнне. 

Чыганак: "Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading