16+

"Яшьләр генә түгел, кайбер өлкәннәр дә сәхнә телен аңлап бетерми"

Март аенда К.Тинчурин театры сәхнәсендә “Татар теле – сәхнә теле” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен үзенчәлекле спектакль-дәрес премьерасы чыгачак.

Март аенда К.Тинчурин театры сәхнәсендә “Татар теле – сәхнә теле” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен үзенчәлекле спектакль-дәрес премьерасы чыгачак.

К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, әлеге спектакльнең максаты – телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар әдәби телендә дөрес итеп сөйләүне пропагандалау.

“Бу спектакль күптәннән күңелдә фикер булып йөри иде. Сәхнә теле сөйләм теленнән аерылып тора. Яшьләр генә түгел, кайбер өлкәннәр дә сәхнә телен аңлап бетерми. Әлеге спектакльне үзебезнең сәхнәдә генә түгел, Татарстан районнарында да күрсәтергә тырышачакбыз”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Спектакль уен рәвешендә 45 минут барачак. “Спектакль-дәрес минем кебек үз телен оныткан яки рус теле белән татар телен кушып сөйләшкән яшьләр өчен куела. Укытучы укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәтә һәм спектакль ахырында укучылар саф татар телендә сөйләшә башлый. Кыскасы, спектакль татар телен саклау турында”, - ди режиссер Камил Гатауллин. 

Әсәрнең авторы – драматург Шамил Фәрхетдинов, режиссеры һәм рәссамы Камил Гатауллин, хореографы Илнур Гарифуллин. Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова, талантлы артистлар Айсылу Мөсәлләмова, Илнур Байназаров, Эдуард Никитин, Әдилә Хәсәнова, Венера Низамова, Илмас Насретдинов катнаша.  

“Татар теле – сәхнә теле” спектакле шулай ук укучыларны татарча камил сөйләшүче артистлар белән якыннан таныштыру, шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту, яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә укытучыларга булышу максатыннан сәхнәләштерелә”, - ди театр җитәкчесе.

Спектакльнең премьерасы 10 март көнне 12:00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында булачак. Яшь чикләве 6+.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading