16+

Яшьләр киносы фестиваленә 100дән артык эш тәкъдим ителгән

Билгеле булганча, 4-6 сентябрь көннәрендә Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Әлеге чара кысаларында башкалабызда һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале дә узачак. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын иҗади эш килгән.

Аларга уенлы фильм, документаль фильм, анимацион фильм, видеоклип һәм балалар проекты номинацияләре буенча бәя биреләчәк. Фестивальнең төп бүләге - дәүләт ярдәмендә дебют фильм төшерү мөмкинлегенә ия булу. Фестиваль барышында мастер-класслар да оештырылачак. Танылган кинооператор Дмитрий Яшонков, монтажер, Россия Кинемотографчылар берлегенең Яшьләр үзәген үстерү төбәк юнәлеше җитәкчесе Дарья Гладышева, продюсер, режиссер, "Сurb denizen productions" компаниясе директоры Федор Друзин кино төшерү серләренә өйрәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading