16+

Яшьләр сайлау штабы төзеде

Бу көннәрдә Татарстанда Яшьләр сайлау штабы барлыкка килде. Ул яшь буынны сайлауларда катнашырга өндәячәк.

Бу көннәрдә Татарстанда Яшьләр сайлау штабы барлыкка килде. Ул яшь буынны сайлауларда катнашырга өндәячәк.

- Штабның төп максаты - яшьләр арасында сайлау процессын популярлаштыру. Аның өчен без республиканың яшьләр оешмаларын бергә туплыйбыз. Инде хәзер штаб составында «Россия яшьләр союзы», «Яшь гвардия», «Иҗади яшьләр академиясе»нең Татарстан бүлекләре, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, «Политзавод» проекты әгъзалары бар. Шуңа өстәп, без сайлауларда катнашачак яшьләргә көч биреп торачакбыз, - диде «Яшь гвардия» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Хәзер штаб вәкилләре 18 сентябрьгә кадәр төрле чаралар үткәрәчәк, аларның күбесе патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Мондый штаблар Россиядә 2007 елдан бирле эшли. Тиздән алар илебезнең 85 субъектында булдырылачак. Әйтергә кирәк, быелгы сайлаулар тәмамлангач та, Яшьләр сайлау штабы эшен туктатмаячак. Әлеге штабка 18-35 яшьлек теләгән һәркем керә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading