16+

Яшьләр сәясәт белән кызыксына

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан 26 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау бара.

Яшьләр сәясәт белән кызыксына

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан 26 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны алдан сайлап карау бара.

- Праймеризда “Яшь гвардия”дән  45 егет белән кыз катнаша. Иң яшь кандидатка 23 яшь. Ул да институт тәмамлаган, тормыш тәҗрибәсе бар. Яшьләр торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен күтәрә, чишелеш юллары тәкъдим итә,-диде “Бердәм Россия” партиясенең  “Яшь гвардия” се төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев.

Яшьләр парламентта мәктәпләрдә укучы балаларны тукландыру, яшь гаиләләргә торак ярдәме, авыл яшьләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрергә тели.

Динар Бариев “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге штабында үткәрелгән матбугат конференциясендә  сөйләгәнчә, “Яшь гвардия” иҗтимагый хәрәкәте әгъзаларының  60 процентын-егетләр, 40 процентын кызлар тәшкил итә. Югары уку йортлары студентлары арасында җәмәгать эшләрендә кызлар активрак икән. Праймеризда депутатлыкка кандидат сыйфатында катнашырга гариза тапшырган яшь гвардиячеләрнең унысы-кызлар. Яшь булуына карамастан, Альбина Кыямова инде Казан шәһәр Думасы депутаты.

- Яшь кандидатларның һәммәсе дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка чын сайлауларда, бәлки, катнаша да алмас. Ләкин, праймериз яшьләр өчен тәҗрибә мәктәбе. “Яшь гвардиячеләр” дә Татарстан үсеше өчен хезмәт куярга тели, -диде  Динар Бариев.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading