16+

Яшьләребез Горький паркыннан Җиңү паркына чаклы лампадалар белән үтте

“Хәтер шәме” акциясендә ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов та катнашты.

“Хәтер шәме” акциясендә ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов та катнашты.

Хәтер һәм кайгы көнендә, 22 июнь көнне, Татарстанның яшьләр оешмалары һәм республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов “Хәтер нуры” халыкара акциясендә катнашты. “Җиңү волонтерлары”, “Татарстан Республикасының “Ватан” берләшмәсе” һәм “Курс” оешмаларының егерме активисты Горький исемендәге паркта куелган Мәңгелек уттан  Җиңү паркына лампадкалар тотып үттеләр.

"Әлеге мөһим көннәрдә яшьләргә тыныч күк астында яшәвебезнең әһәмиятен искә төшерү мөһим. Яшьләрнең үз теләкләре белән ел саен әлеге акциядә катнашулары шатлыклы күренеш. Алар үз мисаллары белән Бөек Җиңүнең әһәмияте, ә бу очракта сугыш башлану көне турында искә төшерәчәкләр", - диде Дамир Фәттахов.

Акция яшьләр эшләре буенча министр чыгышыннан башланды, ул акциядә катнашкан өчен яшьләр хәрәкәтләре активистларына рәхмәт белдерде һәм өлкән буынның үз батырлыгы белән безгә тыныч, аяз күк йөзе тәэмин итүен искәртте.

"Ветераннар һәрвакыт очрашуларны бер җөмлә белән тәмамлый: "Иң мөһиме, сугыш булмасын", - дип йомгаклады Дамир Фәттахов.
Министр Мәңгелек утка чәчәкләр салды, шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде. Аннары активистлар Миллениум күпере аша Җиңү паркы ягына җәяүли юл ашачыктылар.

"Сугыш кырында ятып калган барлык батырларыбызга хөрмәт йөзеннән без бүген Горький паркыннан Җиңү паркына шәмнәр алып барачакбыз, анда да бер минутлык тынлык үткәчәкбез һәм чәчәкләр салачакбыз", - дип аңлатты "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading