16+

Яшьләрнең үз министрлыгы булды

Татарстанда яңа министрлыклар барлыкка килде. Төгәлрәге, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде.

Татарстанда яңа министрлыклар барлыкка килде. Төгәлрәге, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде.

Президент Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп Дамир Фәттахов, спорт министры итеп Владимир Леонов билгеләнде. Алар икесе дә министрлык­ларда яңа кешеләр түгел. Аларны халык «Дүрт татар» шаяннар һәм тапкырлар клубы аша да хәтерли.

Россия вице-премьеры Игорь Шуваловның беренче ярдәмчесе булган, моңа кадәр Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын җитәкләгән Владимир Леоновның тәҗрибәсе җитәрлек. 1977 елгы Казан егете – белгечлеге буенча икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары белгече.

Дамир Фәттахов исә Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы булганнан соң, 2016 елда аны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләгәннәр иде. Дамир Фәттаховның шәһәр тормышына яңалык алып килүен халык яхшы белә: «Соңгы кыңгырау» кичәләренең «Татнефть-­арена» бинасында яңа форматта узуы, «Сотворение мира» фестивале, Бөтен­дөнья җәйге универсиада аны актив, яңа идеяләргә бай җитәкче буларак күрсәтте. Хәзер яңа вазифаларына керешкәч тә, планнары зурдан аның. Милли проектларны тормышка ашырырга һәм яшьләр белән актив эшләү буенча махсус программа булдырырга тели.

– Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк. Икътисад министрлыгы яшь эшмәкәрләр белән эш алып бара, Мәдәният министрлыгы – иҗат вәкилләре белән. Яшьләр министрлыгы, әлеге юнәлештә эш алып баручы орган буларак, һәрбер программаны төзүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашачак. Миллине – заманча һәм актуаль итү, ә заманчаны милли аспект аша күзаллау мөһим, – дигән ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading