16+

Яшүсмер мәктәпкә бензин, балта һәм пычак белән килгән

Волгоград өлкәсендә яшүсмер мәктәпкә балта, пычак һәм бензин салынган савыт белән килгән. 8 нче класс укучысы алып килгән әйберләрне укытучы алган. Шуннан соң аны директорга чакырганнар. Аннан чыккач, малай агу кабул иткән, дип яза «РИА Новости».

Ниндидер ят әйбер кабул иткән укучыны хастаханәгә алып киткәннәр. Әлеге хәл кичә килеп чыккан.

Ул беркемгә дә зыян салырга теләмәгән. Бу турыда бөтен сыйныфташлары да әйтте. Хәзерге вакытта без аның ни өчен шулай эшләгәнен ачыкларга тырышабыз, – дип белдергәннәр мәгариф бүлегендә.

Telegram-каналдагы хәбәрләргә караганда, яшүсмерне сыйныфташлары «симез» дип ирештергән.

Укытучылар әйтүе буенча, ул беркем белән дә аралашмый, дуслары да юк, җитмәсә, сыйныфташлары аннан «симез» дип көлгән. Менә шуның өчен ул үч алырга килгән дә инде, – дип хәбәр ителә анда.

Тикшерү комитеты баланың сәламәтлегенә куркыныч янамавын әйткән. Ул учетта тормаган, әтисез гаиләдә үсә. Әлеге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading