16+

Явыз коронавирус: тагын 4 кеше вафат

Covid-19 коронавирусы Татарстанда тагын дүрт кешенең гомерен өзде.

Covid-19 коронавирусы Татарстанда тагын дүрт кешенең гомерен өзде.

Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 корбаны булды — бер ир-ат һәм өч хатын-кыз. Covid-19 аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 2022 елның 19 гыйнварына республикада 1535 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Үлүчеләр саны 1535 кеше, шуларның бер тәүлектә расланганы — дүртәү <…>», — дип белдерделәр ведомствода.

Коронавирустан 1937, 1947 һәм 1954 елгы хатын-кызлар, 1962 елгы ир-ат вафат булган.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, SARS-CoV-2 аркасында үлүчеләрнең теркәлгән һәм теркәлмәгән очраклары аермасы Россиянең төрле регионнарында, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә. Статистика ведомствосы мәгълүматлары буенча, ноябрь аенда Covid-19 вирусыннан якынча 1,9 мең татарстанлы вафат булган.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шушы санга бер ноль остэсэгез дореслеккэ якынрак булыр иде.

    Мөһим

    loading