16+

Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайчан башлана?

13 март көнне Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Фермер продуктларын уртача базарныкыннан түбәнрәк бәяләр буенча 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак. 

Моннан тыш, «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкәләр Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында һәм Яшел Үзән районының «Яңа Тура» технополисында оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә уздырыла һәм аларга ихтыяҗ зур. Әйтик, узган ел 12 сентябрьдән 27 декабрьгә кадәр узган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көн саен 39 млн. сумнан артык товар сатылган. Татарстан районнарыннан фермерлар башкалага яшелчә, ит, йомырка, сөт продуктларын һәм башкаларны китерәләр, аларны уртача базар бәяләреннән якынча 20%ка түбәнрәк бәягә саталар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading