16+

Язгы кыр эшләре башланды

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканың җиде – Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында язгы кыр эшләре башланды.

Хәзерге вакытта көзге культуралар – 4,8 мең, күпьеллык үләннәр 1,8 мең гектар мәйданда тукландырылган.

Мөслим районында «Намус» агрофирмасы» җәмгыяте аграрийлары басуларга беренчеләрдән булып чыккан. Анда көзге культураларны 1,2 мең гектар мәйданда тукландырганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading